Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда кәҗә һәм сарыкларның ваемсыз хуҗаларын эзлиләр

Бистә урамнарында ирекле утлап йөргән кәҗә һәм сарыклар хуҗаларын табу үтенече белән безнең социаль челтәрләрне укып баручыларның берсе мөрәҗәгать итте.

– Иртә белән Золин урамы буйлап үзәккә таба бер көтү кәҗә китте, бер минут элек менә бу фотоны төшердем! Бистә үзәгендә сарыклар көтүе йөри! Кемнәрнең кәҗәләре һәм сарыклары икән? Бистә советы моны белергә тиеш! – дип язган әбүнәчебез.

Автор белән, һичшиксез, маллар район үзәгендә, чәчәк түтәлләренә зыян салып утлап йөрергә тиеш түгеллеге белән килешәбез. Тик, һәр көнне ирекле утлауга чыккан кәҗә һәм сарык хуҗаларының кемнәр булуын башкарма хакимият органнары белергә тиеш, дигән сүзләр белән һич кенә дә килешмибез.

Иң элек хуҗалар төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынуын белергә тиеш. Бу чәчәкләрне үстерүче, түтәлләрне тәрбияләп торучы йөзләгән кешенең хезмәтен күрү һәм хөрмәт итү.

Ә без терлек хуҗаларына гына түгел, ә аларның күршеләренә дә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Безгә иртә белән терлекләрнең йорт капкасыннан чыгуларын, фотога төшереп, язып җибәрегез, без фотоматериалларны районның административ комиссиясенә тапшырачакбыз. Күршеләрегезнең кәҗәләре һәм сарыклары сезнең чәчәк түтәлләренә дә зыян сала, йорт каршында утыртылган куакларны кимерәдер, мөгаен.

Аксубай районының административ комиссия секретаре Николай Камбулов хәбәр иткәнчә, йорт хайваннарының ваемсыз хуҗаларын мондый кагыйдә бозу өчен 2,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза көтә.

 

Фото: Мәдинә Зәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев