Аксубайда "Без бердәм! Без бер гаилә" проекты кысаларында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган эстафета зур гала-концерт белән тәмамланды.
Бу вакыт эчендә үзешчән артистларның үз тамашачылары барлыкка килде. Ә концертка иң яхшы номерлар гына сайлап алынды. Һәм ул тулы аншлагта, бердәм сулышта узды.
Район башлыгы Камил Гилманов авыл җирлекләре, предприятиеләр һәм оешмалар коллективларының иҗат эшенә йомгак ясады.
–Башкарылган эшләрегез, истә калырлык якты чыгышларыгыз өчен барыгызга да рәхмәт! Безнең районда күп милләтләр яши, әмма без барыбыз да бердәм, һәм безнең горурланырлык эшләребез бар! – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Авыл җирлекләре арасында өченче урынны Иске Ибрай, икенче урынны Иске Тимошкино, беренче урынны Беловка алды. Алар район башлыгының Мактау грамоталары һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Җирлекара эстафетада оешмалар һәм учреждениеләр арасында билгеләп үтелделәр: Аксубай район үзәк хастаханәсе – актив катнашканнары һәм талантлы режиссура өчен; мәгариф бүлеге – халык мәдәниятен саклап калуга зур өлеш керткәннәре өчен; Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – эшче яшьләрне проектка күләп җәлеп иткәннәре өчен; район Советы, Башкарма комитет һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр – куелган бурычны сыйфатлы үтәү һәм иң креатив чыгышлары өчен; сугыш һәм хезмәт ветераннары советы – тормыш позициясе һәм иҗади номерларны югары дәрәҗәдә башкарулары өчен.
Җиде ел дәвамында җирлекара эстафеталарда талантлы һәм даими катнашучылар – район активистларын да игътибарсыз калдырмады:
Иске Татар Адәмсуы авыл мәдәният йорты үзешчән сәнгатьтә катнашучысы Гөлнара Морадыйовага – Аксубай районында милли мәдәниятне саклау һәм популярлаштыруга керткән өлеше, талантлы режиссура өчен; Яңа Аксубай мәдәният йорты методисты, "Шанчак" вокаль коллективы җитәкчесе Елена Охотниковага – Аксубай районында милли мәдәниятне торгызу, саклау һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен; Иске Савруш авыл мәдәният йорты методисты, "Саврушка" фольклор коллективы җитәкчесе – Светлана Колесниковага Аксубай районында чуаш милли мәдәниятен торгызу, саклау һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен; Иске Үзи авыл мәдәният йорты методисты, "Палан" халык коллективы җитәкчесе – Елена Айдовага Аксубай районында чуаш милли мәдәниятен торгызу, саклау һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен; Урмандеево авыл мәдәният йорты режиссеры, "Урмандеевские бабушки" фольклор коллективы җитәкчесе – Эдуард Ильинга Аксубай районында чуаш милли мәдәниятен торгызу, саклау һәм популярлаштыруга керткән өлеше өчен; Валентина Селезневага мәдәният тормышында актив катнашканы һәм проект гамәлдә булган җиде ел дәвамында жюриның алыштыргысыз әгъзасы булган өчен рәхмәт белдерелде.
Нет комментариев