Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубайда «Имин тәгәрмәч» республика конкурсының муниципаль этабы узды

Традицион яшь юл хәрәкәте катнашучылары конкурсында районның 10 командасы катнашты.

Конкурсны оештыручылар – ТР Аксубай муниципаль районының ЮХИДИ бүлеге һәм ЮХИ ДБУның Нурлат районы буенча территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова белән берлектә Мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Быел «Имин тәгәрмәч» конкурсының кайбер этаплары яңа форматта узды. Мәсәлән, агитбригадаларның иҗади конкурсы читтән торып үткәрелде, анда яшь катнашучыларга үзләренең артистлык һәм сәнгать сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырылды.

Яңа форматта узуга карамастан, балалар ярышларның барлык этапларында да актив катнаштылар. Алар практик биремнәрне үтәп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр: велосипедта фигуралы йөрделәр, велосипед төзелеше турында сөйләделәр. Яхшы әзерлекле балалар беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен дә күрсәттеләр.

Җиңүчеләр иң күп тупланган баллар буенча билгеләнде. Иске Ибрай мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары лидер булды. Икенче урында – 1 нче Аксубай мәктәбе, өченче урында – Түбән Татар Майнасы мәктәбе.

Иҗади конкурс нәтиҗәләре буенча 2 нче Аксубай мәктәбе – беренче, Иске Ибрай мәктәбе – икенче, Иске Ильдеряк мәктәбе өченче урыннарда.

«Велосипедта фигуралы йөрү» номинациясендә 1 нче Аксубай мәктәбе укучылары иң яхшылар дип табылды, Иске Ибрай мәктәбе укучылары – икенче, Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучылары өченче урыннарда.

 

Фото: ЮХИ ДБУның Нурлат районы буенча территориаль идарәсенең

профилактика бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев