Аксубайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр
Район үзәгенең үзәк паркында православие динендәге гаилә һәм тугрылык изгеләре Петр һәм Февронияне искә алу көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.
Кичә, чыннан да, җанлы һәм ихлас килеп чыкты. Тантана башланганчы тамашачылар аз кебек – бәйрәм программасын карарга килүчеләргә караганда артистлар күбрәк иде. Тик сәхнәдә музыка уйнап җибәргәч, парктагы фигуралы эскәмияләрдә бер генә буш урын да калмады. Төрле яшьтәге кешеләр – пенсионерлар, яшьләр, балалары белән килгән әти-әниләр рәхәтләнеп үзешчәннәрнең чыгышларын тамаша кылдылар, үзләре дә аларга кушылып җырладылар. Җыелучыларны бәйрәм белән район башлыгы Камил Гилманов котлады.
– Ныклы гаилә балалар үстерергә, кече ватан хакына хезмәт итәргә, эшләргә көч бирә, – дип ассызыклады ул. – Балалар да, шуларны күреп, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып үсәләр. Моңа мисаллар бик күп. Шәрбән авылыннан Беляевларның 11 баласы бар иде, һәм аларның һәркайсы район, республика үсешенә үз өлешен кертте. Яңа Думадан бәйрәмдә катнашучы Гафиятовлар гаиләсе дә моңа мисал. Аларны 4 буын тәкъдим итә. Һәр гаиләгә чын күңелдән мәхәббәт һәм үзара хөрмәт телим! Бәхет һәм иминлек сезгә!
Тантанада катнашучыларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова җылы сәламләде.
– Гаилә – дәүләт нигезе, – дип билгеләп үтте ул. – Гаилә нык булган саен, ил көчлерәк була.
Җыелучыларга котлау сүзләре белән Аксубай православие чиркәве дин әһеле Антоний Рыбочкин һәм Равил хәзрәт Камалетдинов мөрәҗәгать иттеләр.
Менә 14 ел инде Россиядә гаилә парларын хөрмәтләү һәм аларга иҗтимагый бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру традициясе бар. Безнең районда быел әлеге бүләккә ирле-хатынлы Гафиятовлар лаек булды. Рифнур Гомәр улы һәм Римма Бакир кызы Гафиятовлар гаиләсенең тарихы 1974 елда башлана. Кырык елдан артык алар Яңа Дума мәктәбендә балаларга белем бирделәр. Мәхәббәт, үзара ышаныч, аңлашу һәм хезмәт сөючәнлек принципларында өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Җиде яраткан оныклары һәм өч оныкчыклары нәсел дәвамчылары булып тора. Көчле алкышлар астында сәхнәгә Гафиятовлар гаиләсе күтәрелде. Район җитәкчесе аларга грамоталар, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, чәчәкләр бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Тамашачылар тантана сәбәпчеләрен җылы алкышладылар. Котлауларга балалары, оныклары да кушылды. Гаилә башлыгы бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклашты.
– Тормышта төрле хәлләр була: уңышлар да, уңышсызлыклар да, – диде ул. – Бер-береңне аңларга, ышанырга, ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска һәм яшь чакта булган мәхәббәтне саклап кала белергә кирәк.
– Мин үземне бәхетле дип саныйм, – диде Римма Бәкер кызы. – Минем – яраткан һәм ихтирамга лаек иерм бар. Ул – чын гаилә башлыгы.
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашучылар хөрмәтенә матур, эчтәлекле прогармма әзерләделәр. Алып баручы Наталья Егорова тамашачылар белән җанлы әңгәмә корды. Барысына да кызык һәм күңелле булды. Хәтта көн кичкә авышкач та паркта музыка тынмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев