Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда ”ЭкоЯз 2020 “ бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Ел саен Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында ”ЭкоЯз” бәйгесе үткәрелә.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләренә лаек булдылар. “ЭкоЯз-2020” бәйгесе 1 апрельдә башланды. Быел язгы тәртип салу эшләре гражданнарның күпләп җыелуыннан башка, ә республика акциясе дистанцион рәвештә үтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы район хакимиятендә узды. Җиңүчеләрне Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов сәламләде һәм котлады. 

– Әлеге бәйге ярдәмендә без халыкның төрле катламнарын экология һәм табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итә алдык. Безнең район халкы күп кенә экологик акцияләрдә һәм чараларда катнаша. Санитар-экологик икеайлык чорында чүп-чар шактый чыгарылды, чистартудан тыш, территорияләрне төзекләндерү белән дә шөгыльләндек, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе. 

Җиңүчеләрне котларга һәм бүләкләр тапшырырга ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рәфис Әхмәтҗанов килде.

– Быел бәйге һәм икеайлыкны үткәрү форматларына кайбер төзәтмәләр кертелде, әмма, шуңа да карамастан, районнар актив эш алып барды, кешеләр аз булса да, нәтиҗәләр сөендерде. Һәр көнне безнең күзгә ташланган бөтен матурлык – безнең куллар белән булдырыла. Шуңа күрә чисталык һәм тәртип саклау мөһим, – дип ассызыклады Рәфис Әхмәтҗанов.

”ЭкоЯз” акциясе республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында үтте. ”Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә Аксубай бистәсенең “Кояәшкай” балалар бакчасы җиңүче булды, ул сабыйлар өчен тәҗрибә лабораториясенә лаек булды.

”Иң яхшы мәктәп” номинациясендә 2 нче Аксубай мәктәбе җиңү яулады, коллектив принтер белән бүләкләнде. ”Иң яхшы гаилә” номинациясе җиңүчесе Арсений Яковлевка пикник өчен җыелма тапшырылды. 

Фото: район башкарма комитеты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев