«Дельфин» йөзү бассейнының бильярд залында бильярд уйнарга яратучылар җыелды.
Турнир күңелле дустанә шартларда үтте. Катнашучылар лаеклы уен күрсәттеләр, кемнәрнең призлы урыннарны яулавы уен ахырына кадәр сер булып калды.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
турнир җиңүчесе – Сергей Александров, көмеш медаль иясе – Радик Канәфин, бронза медаль иясе – Александр Перепелкин.
Җиңүгә омтылыш өчен махсус номинация белән Сергей Чурбанов һәм Радик Шәязданов билгеләп үтелде.
Нет комментариев