Район мәдәният йортында балалар халык иҗаты республика бәйгесенең муниципаль турының икенче этабы узды.
Яшь талантлар мәдәният йорты сәхнәсендә вокал, хореография, әдәби уку, уен кораллары ансамбльләре, театраль тамашалар номинацияләрендә 50 иҗади номер белән чыгыш ясадылар. Жюри хөкеменә «Россия сувенирлары» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
7 яшьтән алып 18 яшькәчә катнашучылар бәйгенең мәктәп туры нәтиҗәләре буенча сайлап алынган иде. Икенче этапта ике йөздән артык бала катнашты. Үзләренең ялкынлы чыгышлары, осталыклары белән алар жюри әгъзалары күңелен яуладылар. Моннан тыш, гаиләләр һәм укытучылар да үзләренең иҗади сәләтләрен тәкъдим иттеләр.

Фестивальдә иң мөһиме – ул милли халык иҗаты. Нәкъ менә шуңа күрә дә сәхнәдә безнең республикада яшәүче халыкларның җырлары һәм биюләре башкарылды.
Жюрига җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләү җиңел булмады. Аларга иң яхшы номерларны зональ этапта катнашуга сайлап алу да кыен булачак. Әмма бәйгенең ярыш характернда булуына крамастан, катнашучылар һәм тамашачылар халык иҗаты бәйрәменнән бик канәгать калдылар.
Нет комментариев