Дүшәмбе, 11 октябрьдән, республикада эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле ТР Министрлар Кабинеты Карары үз көченә керде.
Карарга нигезләнеп, 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Юность» спорт комплексына һәм «Дельфин» йөзү бассейнына керү COVID-19ка каршы вакцина узуны яисә соңгы 6 ай дәвамында кичергән авыруны раслаучы гамәлдәге QR-кодны, шулай ук шәхесне раслаучы документны (паспорт яисә машина йөртү таныклыгы) тәкъдим иткәндә генә мөмкин.

Нет комментариев