Аксубайда “Балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе старт алды
Тугыз беренче сыйныф укучысы үзләренең беренче рюкзакларын алды инде.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе елдан-ел колач ала бара. Игелекле эшләр марафонында район халкы, эшмәкәрләр, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре актив катнаша. Хәйрия акциясе кысаларында адреслы ярдәм аз керемле, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балаларга күрсәтелә.
Мәгариф бүлеге мәгълүматларына караганда, Аксубай районында 2022-2023 уку елында беренче сыйныфка 256 баланы кабул итү планлаштырыла. Аларның 66сы матди ярдәмгә мохтаҗ (27 малай һәм 39 кыз). Алар – аз керемле, күп балалы гаиләләрдән булган балалар, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм инвалид балалар.
Тугыз балага социаль ярдәм күрсәтелгән инде. Район башлыгы Камил Гилманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина үзәк паркта бистәдә яшәүчеләрнең алкышлары астында аларга мәктәп-кирәк яраклары белән сумкалар тапшырдылар. Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре үз гаиләләренә карата игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәтле. Портфельләр тапшыру барысы өчен дә зур бәйрәмгә әйләнде, ә балаларның шатлыклы елмаюлары бу көннең бизәге булды.
– Яңа уку елына кадәр тагын бер ай калды. Бу вакыт эчендә ял итеп өлгерергә, көч җыярга һәм, әлбәттә, барлык мәктәп кирәк-яракларын сатып алырга өлгерергә кирәк. Билгеле булганча, баланы мәктәпкә, бигрәк тә беренче сыйныфка укырга җыю җиңел түгел. Күпләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясендә катнаша. Безнең иганәчеләргә, нефтьчеләргә, меценатларга зур рәхмәт. Булачак укучыларның әти-әниләре өчен аларның булышлыгы – сизелерлек ярдәм, дип уйлыйм. Тантана сәбәпчеләрен шундый мөһим вакыйга белән котлыйм! Сезгә яхшы укырга һәм бары тик алга барырга гына телим! –дигән теләкләрен белдерде район башлыгы.
Акция кысаларындагы чаралар районда 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Игелекле эшләр марафонында барлык теләүчеләр катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев