Мәскәүдә Җиңү Парады узган көндә Аксубай фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан якташларга да хөрмәт күрсәтәчәк.
24 июнь көнне Аксубайда Бөек Ватан сугышы ветераны, эчке хезмәт подполковнигы, Аксубай милициясенең элеккеге җитәкчесе Николай Гусевка мемориаль такта ачылачак.
Шул ук көнне Ленин паркында Азат итүче сугышчыга – совет солдатына һәйкәл ачылачак, Германиядә хезмәт иткән элеккеге Совет гаскәрләре төркеме ветераннары мәйдан буйлап тантаналы марш белән узачак.
Нет комментариев