Аксубайда 2022нче елда беренче сабый дөньяга аваз салды
Аксубай район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә бүген беренче нарасый туды.
2952 гр авырлыкта, буе 50 сантиметр булган кыз бала 3:15 сәгатьтә дөньяга килде. Сабый гаиләдә дүртенче бала булды, аңа Мария дип исем кушканнар.
Беренче малай яки кызның тууы уңаеннан берәр нинди билге бармы? – дип кызыксынабыз персоналдан.
Бала тудыру йорты хезмәткәрләре өчен һәр сабыйның туу – ул бәйрәм. Узган 2021 елда Аксубай бала тудыру йортында 83 нарасый – 36 кызчык һәм 47 малай дөньяга килгән. Ә башка елларда яңа ел төнендә генә 3-4 бала дөньяга аваз салган.
Бу елда яңа туган сабыйлар тагын да күбрәк булсын. Яңа гына дөньяга аваз салган нарыйсыйга, аның гаиләсенә һәм медиклар коллективына сәламәтлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев