Аксубай үзәгендә янә кәҗәләр йөри
Соңгы яңалыклар

Аксубай үзәгендә янә кәҗәләр йөри

Кызганычка каршы, Аксубай үзәгендә иректә утлап йөрүче кәҗәләр проблемасы кабат яңарды.

Аксубай үзәгендә чәчәк түтәлләре һәм яшь агач үсентеләренең урамнар буйлап иректә утлап йөргән йорт хайваннарыннан зыян күргән вакытлар артта калды кебек. Тик, әле бер урамда, әле икенчесендә, шулай ук үзәк урамда, мәйданда, спорт мәйданчыгында, кәҗәләр көтүенә тап булу сирәк күренеш түгел. Әлеге мал хуҗалары, нәтиҗәләр турында уйламыйча, аларны урамга тыныч күңел белән чыгарып җибәрәләр. Аксубай халкына һәм кунакларга яшел үсентеләр әйләнәсендә уңайлы, матур, күңелле булсын өчен, агачлар, чәчәкләр утыртылды. Нәрсә, тагын, таптаганнармы, янәдән утыртыргамы?

–Аксубай урамнары буйлап ирекле утлап йөрүче хайваннарны без ябып куярга мәҗбүр булачакбыз, – диде шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Бакиров. – Малларын иректә йөртүче хуҗаларны, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, административ җәза көтә.

Фото: шәһәр тибындагы Аксубай башкарма комитеты архивыннан.


Нет комментариев