Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай йөзүчеләре республиканың иң көчле спортчылары белән көч сынаштылар

Ярышларда балалар призлы урыннарны алмадылар, аның каравы кыйммәтле тәҗрибә тупладылар.

Казанда йөзү буенча ТР беренчелеге узды. Көч сынашуларда район спорт мәктәбе тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Яков Крюков тәрбияләгән йөзүчеләр катнашты. 2008-2009 елларда туган кызлар һәм 2006-2007 елгы малайлар республиканың иң көчле йөзүчеләре белән ярыштылар.

Республика беренчелегендә 27 команда, барлыгы өч йөздән артык спортчы сыналды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча йөзүчеләрне Россия беренчелегенә сайлап алу узды.

– Моңа охшаш ярышларда көчле спортчылар белән сыналу безнең спортчылар өчен җиңел түгел, әмма алар сәләтле булуларын күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте тренер Яков Крюков. – Безнең күнекмәләрне камилләштерү өстендә эшлисе бар әле.

Фото: Яков Крюков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев