Зональ этап нәтиҗәләре буенча 3нче Аксубай мәктәбенең ЮИД отряды беренче урынны яулады.
Ата-аналар һәм балалар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын һәм балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауны пропагандалау буенча республика видеороликлар бәйгесенә йомгак ясалды, анда балалары белән ата-аналар һәм шулай ук мәктәпләрнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядлары да катнашты.
«Игътибар! Юл тозагы!» номинациясендә 3нче Аксубай мәктәбенең «Юл патруле» иҗади берләшмәсе җиңүче булды. Команда составында мәктәп укучылары – Ризван Хәмидуллин, Виктория Павлова, Глеб Мясников, Айгөл Хамәтшина, Язилә Гыймалетдинова, Элина Шиһапова. Отряд җитәкчесе – Любовь Дружкова.
Нет комментариев