Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай «йолдызлары» Мәскәүне яулады

Аксубайның сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре «Move2Dream» халыкара бию фестиваль-бәйгесендә лауреатлар булдылар.

Хыялга хәрәкәт! Мәскәүдә бию бәйгесе менә шундый эгида астында үтте, анда учреждение директоры Галина Сруретдинова җитәкчелегендә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм тәрбияләнүчеләре дә катнашты.

Сайлап алу бәйгесе берничә көн дәвам итте. Балалар жюрига үз талантларын күрсәттеләр һәм аларның күңелләрен яуладылар. Нәтиҗәдә Аксубай сәнгать мәктәбе йолдызларының тырышлыгы уңыш казанды.

«Восторг» хореография ансамбле «эстрада биюе» һәм «халык-сәхнә биюе» номинацияләрендә 2 дәрәҗә лауреат булды.

Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлеге укытучысы Руфинә Сафиуллина «халык-стильле биюе» номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

«Music of dream» халыкара вокал сәнгате фестиваль-бәйгесендә Софья Крайнова – 3 дәрәҗә, Регина Черникова – 2 дәрәҗә, Илсия Мифтәхова – 2 дәрәҗә, Ангелина Ильина – 2 дәрәҗә, Камилә Нәсыйбуллина (сәнгать мәктәбенең чыгарылыш укучысы, Әүхәдиев исемендәге КМК талибәсе) – 1 дәрәҗә, Дарина Сруретдинова (сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы) 1 дәрәҗә лауреатлар булдылар.

Фестивальнең «Гран-при» исемен вокал бүлеге укытучысы Эвелина Сруретдинова лаеклы яулады. Ул 1 дәрәҗә лауреат булды.

Фото: Instagram @aksu_dshi рәсми аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев