Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ындыр табакларының әзерлеге урып-җыелган игеннәрнең киләчәк язмышын билгели

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре ындыр табакларында хөкем сөргән тынлыкның соңгы атнасы.

Урып-җыю эшләре башлангач, ындыр табаклары иң мөһим, җаваплы участокларның берсенә әйләнә. Анда хәтта төнлә дә автомобиль, агрегатлар гөрелтесе тынмаячак. Җыеп алынган игеннәрнең киләчәк язмышы әлеге объектта эшнең ничек җайга салынуына бәйле. Район кырларында менә-менә урып-җыю башланачак.

Ындыр табаклары яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә ныклап әзерләнгән булырга тиеш. ”Чирмешән” (Түбән Савруш) һәм ”Луч” (Иске Савруш) бүлекчәләренең ындыр табаклары хезмәткәрләре урак башлануын әзерлек белән көтәләр.

–Бөртекле культураларны кабул итә башлауга без зур әзерлек эшләре башкардык, – ди авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ирек Вәлишин. - Сортлау машиналарын ремонтлауга аерым игътибар бирелде – ашлыкны беренчел эшкәртү саклау процессында мөһим үзенчәлеккә ия. Ындыр табакларында эшләүчеләр үзләренең киләчәк бурычларын беләләр.

Бүгенге көндә техника әзерлек сафына бастырылган, барлык ашлык складлары чистартылган, агартылган, территорияләрдә тәртип. Сезон башында объектларны ремонтлау белән махсус бригада шөгыльләнде. Машинистлар Петр Федоров, Валентин Садыков, Сергей Титов һәм Владимир Романов үз агрегатларының техник узелларын көйләделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең Александр Акташев һәм Ирина Исаева җитәкләгән ике бүлекчәсе ындыр табаклары коллективларында да тәҗрибәле, намуслы кешеләр хезмәт куя, алар игенчелектә беренче ел гына эшләми.

– Хуҗалыкта бөртекле культуралар 3000 гектардан артык мәйдан били, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Хәлил Минапов. – Без игеннәрдән яхшы уңыш көтәбез, ындыр табаклары аны кабул итәргә, чистартырга, сортларга аерырга, саклауга салырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев