Аксубай яшьләре мастер-классларда халык һөнәренең төрле төрләре белән таныша 
Соңгы яңалыклар

Аксубай яшьләре мастер-классларда халык һөнәренең төрле төрләре белән таныша 

«Нежность» комплекслы үзәгенең көндезге төркемендә «Алтын хохлома» дәресләре уза.

Социаль хезмәтләр алучыларны төрле төр язу тарихлары белән үзәк белгечләре таныштыралар. Беренче дәрестә балалар халык һөнәрчелеге төре – хохлома рәсеме белән таныштылар. Аларга хохлома әйберләре турында фотоальбомнар күрсәттеләр. 

“Алтын хохлома” дәресләре циклы кысаларында чираттагы дәрес рәссам Андрей Бикмуллин катнашында узды. Социаль хезмәт алучылар аның җитәкчелегендә хохлома бизәкләре язарга өйрәнделәр. 

Мондый дәресләр социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның күңеленә хуш килә. Алар өчен буоста белән аралашу гына түгел, үз-үзеңне үстерү дәресләре дә. Моннан тыш, «Нежность» комплекслы үзәге белгечләренең үзләренә дә мастер-класслар кызыклы. Алар дәресләрдә бик теләп катнашалар.


Нет комментариев