Аксубай волонтеры ярдәме өчен грамота алды
Соңгы яңалыклар

Аксубай волонтеры ярдәме өчен грамота алды

Кешенең ниндилеге авырлыклар һәм бәла килгәндә беленә. Бу чынбарлыкны йөрәкләре кушуы буенча ярдәмгә килгән кешеләр – волонтерлар исбатлый.

Николай Камбулов – шундыйларның берсе. Ул – пандемия вакытында өлкәннәр һәм аз хәрәкәтләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү максатларында оештырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!», республика акциясенең «#БезБергә» бөтенроссия үзара ярдәм акциясе катнашучысы. Николай Камбулов коронавирус йогышы диагнозы белән амбулатор дәвалауда булган гражданнар өчен дарулар алып килә.

Ул – ярдәмчел кеше, кемгәдер булышлык кирәк булганда беркайчан да шәхси вакыты белән исәпләшми. Бу эшне ул, һәр авыру кешенең сәламәтләнүен теләп, намус белән башкара. Игелекле эшләр игътибарсыз калмый. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, волонтерлар штабы җитәкчесе Радик Канәфин Аксубай муниципаль районында волонтерлык үсешенә шәхси өлеш керткәне өчен Николай Камбуловка Грамота тапшырды.

 

Фото яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан


Нет комментариев