Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарын ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәрәҗәсендә билгеләп үттеләр

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына «Аксу Агро» ҖЧҖнең Баш ветеринария табибы Михаил Константинов лаек булды.

Яшь булуына карамастан, һөнәрендә ул шактый югары күрсәткечләргә  иреште. Терлекчелеккә егет үз теләге белән килә. Ул - Казан ветеринария академиясен тәмамлаган, менә инде 10 елга якын алган белгечлеге буенча хезмәт куя.

Михаил Константинов җитәкчелегендә сөтчелек комплексының ветеринария хезмәте көйле эшли. Терлекләрне дәвалау, профилактика процедуралары вакытында үткәрелә. Комплекста яшь терлекләрнең сакланышы, савым, үсеш күрсәткечләре районның башка авыл хуҗалыгы формированиеләреннән чагыштырмача югарырак.

Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре аны үз эшендә алыштыргысыз белгеч, бик гыйлемле һәм җаваплы белгеч буларак характерлыйлар.

 

Фото: Зинаида Леонтьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев