Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары түзем һәм ярдәмчел

Авылда ветеринар – кирәкле һөнәр

 Иске Савруш участогына ветеринария табибе Валерий Храмов хезмәт күрсәтә. Аның участогына 11 торак пункт керә. Бу төбәктә шәхси секторда гына да 660 сөтлебикә исәпләнә, шуңа тагын фермаларда асралган мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар санын да кушсаң...

– Терлекләр, кешеләр кебек үк, авырыйлар: күзләре яшьләнә, яраланалар, бәреләләр, тудыралар. Бу проблемалар белән без үзебезнең җирле ветеринария табибе Валерий Храмовка ашыгабыз, – дип сөйлиләр авылдашлары.  

Валерий Федорович Савгач авылында фидакарь хезмәт куючы колхозчылар Федор Иванович һәм Елена Павловна гаиләсендә туа. Казан дәүләт ветеринария институтында белем ала. Анда ул Чуашстаннан мөлаем кыз Люба белән таныша. Гаилә коралар. Савгачка кайту белән үк, колхозда эшли башлыйлар. Һәм хәзерге вакытка кадәр иртәдән кичкә кадәр фермаларда һәм шәхси хуҗалыкларда хезмәт куялар. 

Колхозлар бетерелде. Валерий Федорович хәзер участок табибе булып эшли, Савруш ветеринария пунктына җитәкчелек итә. Прививкалар ясау, кан алу, бозаулату, орлыкландыру – әлеге проблемалар белән кешеләр аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итә. Ә ул, үз чиратында, максималь ярдәм күрсәтергә тырыша – дөрес, квалификацияле, һәм иң мөһиме, үзвакытында.

– Кешеләргә ярдәм итүдән беркайчан да баш тартмавы, терлекләргә битараф булмавы аның эшен нәтиҗәле, ә үзен – югары категорияле белгеч итә, – дип бүлештеләр авылдашлары. – Аңа таләп зур һәм аны Савруш ягында хөрмәт итәләр.

– Безнең авыр һөнәрдә йомшак холыклы кешеләр озак тоткарланмый, – дип сөйли Аксубай ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Ветеринарлар – малларны яраткан һәм аерым очракларда  аларга карата тиешле чараларны да кулланырга мәҗбүр булган, түземле һәм теләсә кайсы вакытта ярдәм күрсәтергә әзер булган табибләр.

Валерий Храмов – иң яхшы ветеринария табибләренең берсе. Күптән түгел ветеринария Идарәсе бүлеп биргән  ветеринария автомашинасын нәкъ менә анарга тапшырырга карар кылдык, чөнки Валерий Федорович карамагында булган участок бик зур.

Аннан тыш Храмов – яхшы гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Улы Казанда эшли, кызлары югары белем ала. Балалары да әти-әниләренең хезмәт сөючәнлек, игелек һәм тыйнаклык сыйфатларын үзләренә сеңдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев