Аксубай ветеринарлары диагностика мөмкинлекләрен киңәйтәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеринарлары диагностика мөмкинлекләрен киңәйтәләр

Ветеринария берләшмәсе белгечләре Рөстәм Мотыйгуллин һәм Николай Яманов УЗИ сканер белән эшләү буенча практик укулар узганнар, бу авыл хуҗалыгы терлекләре белән эшне тагын да нәтиҗәлерәк алып барырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге терлекчелектә сыерларның һәм таналарның җенес системасы авыруларына УЗИ диагностикасы үткәрү киң таралыш ала. Сыерларның һәм таналарның торышы турында дөрес мәгълүмат алуның әлеге алымы Аксубай ветеринария берләшмәсендә дә мөмкин булды. Ибрай ветеринария участогы мөдире Рөстәм Мотыйгуллин һәм Адәмсуы ветеринария участогы мөдире Николай Яманов УЗИның хәзерге заман диагностик җайланмалары белән эшләү буенча эшчәнлекне билгеләү предметына практик курслар узганнар. 

Иртә диагностика орлыкландыру процедурасыннан соң 35 көн узгач сыерда үрчем булу яки булмауны ачыклау мөмкинлеген бирә. Шулай ук УЗИ ярдәмендә җенес системасының функциональ торышын билгеләргә, ялкынсыну процессларын ачыкларга мөмкин. Бу – терлекләргә ветеринария хезмәте күрсәтүдә алга бер адым.


Нет комментариев