Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеранының туган көне сайлауларга туры килде

Бердәм тавыш бирү көнендә, Аксубайның тыл хезмәтчәне Екатерина Покатаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне ветеранның йорты кунаклардан гөрләп торды. Якыннары, оныклары һәм оныкчыклары җыелды. Барысы да аны юбилее белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, иң ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Екатерина Яковлевна РФ Президенты Владимир Путиннан рәсми котлау юлламасы, район исеменнән бүләкләр һәм күчтәнәчләр алды. Район башлыгы Камил Гилманов тыл хезмәтчәне Екатерина Покатаева белән телефон аша аралашты. Телефонның тавышын көчәйтеп куйдылар.

– Чын күңелдән сезне туксан яшьлек юбилеегыз белән котлыйм! – диде район җитәкчесе. – Бөтен ил өчен авыр булган елларда Сез халык хуҗалыгын торгызу өчен алны-ялны белми хезмәт куйгансыз, рәхмәт сезгә. Сезнең район үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сәламәтлек һәм тыныч картлык телим! Алдагы көннәрдә дә шатлыклы, якты мизгелләр күп булсын!

Барлык сугыш чоры буыны вәкилләре кебек үк, Екатерина Яковлевнаның да тормышы авыр була. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 11 генә яшь була, сугыш чоры балаларына, өлкәннәр белән бертигез эшләп, бик иртә өлкәнәергә туры килә. Колхозда хезмәт куя: басудан ашлыкны кул белән җыялар, ындыр табагына ташыйлар, суктыралар. Мәктәптән соң хисапчылар курсын тәмамлый. Аның хезмәт стажы – 42 ел. Колхозда хезмәт куюдан кала, 26 ел – башкарма комитет бүлегендә, 11 ел бау ишү заводында эшләгән. Тормыш иптәше – Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Михайлович белән ул һәм кыз тәбияләп үстерәләр. Екатерина Яковлевнаның 5 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев