Аксубай ветеранына юбилей медальләре тапшырылды
Аксубай муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин Яңа Ибрай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ибраһим Шәйхетдиновка ”Бөек Җиңүнең 75 еллыгы” һәм ”ТАССРга 100 ел” юбилей медальләре тапшырды.
«Хөрмәтле Ибраһим Сәхап улы, Сез фидакарьлек, Ватанга тугрылыкның тере үрнәге, – дип билгеләп үтте ул. – Район җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышы елларындагы сугышчан батырлыгыгыз һәм район иминлеге өчен куйган күпьеллык фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез».
Ветеранны бүләк алуы белән районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров җылы котладылар. Алар өлкән буын вәкиленә сәламәтлек, матур картлык теләделәр.
Ибраһим Шәйхетдинов Карелиядә формалашкан запас гауби-артиллерия бригадасы составында Ленинград янындагы, Заполярьены саклау буенча һөҗүм итү операцияләрендә катнашкан. Өенә1946 елда гына кайта .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев