Аксубай ветераннары Россия көнендә Ватан турында сөйләштеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветераннары Россия көнендә Ватан турында сөйләштеләр

Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия көненә багышланган “Ватаным – Россия!” дигән тематик кичә узды.

Әлеге социаль бинада яшәүчеләр бөтен нәрсә белән кызыксыналар, аларны әйләнә-тирәдә, илдә һәм чит илләрдә барган вакыйгалар битараф калдырмый. Шуңа күрә тематик кичә тармак ветераннары арасында зур кызыксыну уятты. Интернат-йорт хезмәткәре Рәисә Гайнуллина бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, бөек шагыйрьләрнең Россия турында шигырьләрен укыды. Мәдәни сәгатьтә катнашучылар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирделәр, Туган ил турында мәкальләрне искә төшерделәр.

Интернат-йорт белгечләре Ирина Тихонова һәм Гөлгенә Җамалиева социаль хезмәт алучылар белән “Минем әләм – минем горурлыгым!” дигән флешмоб оештырдылар. Туган дәүләтебез хакына күп еллар эшләгән кешеләр хәтерендә бу көн озак сакланыр.

Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.


Нет комментариев