Аксубай ветераннары биеделәр дә, җырладылар да
Алексеевск бистәсендә узган ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») VI Республика фестиваленең зональ этабында Аксубай артистлары иң югары бәягә лаек булды.
Безнең катнашучыларның һәр чыгышын зал көчле алкышлар белән һәм «Браво!» кычкырып кабул итте. Яңа Аксубайдан Елена Охотникова җитәкчелегендәге «Шанчак», Беловкадан Тамара Андреева җитәкчелегендәге «Деревенька» ансамбльләре, җырчылар Нина Волкова, Леонид Воркунов, Лидия Нураеваларның талантлы чыгышлары тамашачыларны һәм жюрины таң калдырды.
«Настроение» хореография ансамбле (җитәкчесе Валентина Гурьянова) башкарган бию номерларын көчле кул чабулар белән кабул иттеләр. Аксубай артистлары чыгышы сәхнә иҗатын яратучыларда онытылмас тәэсирләр уятты.
– Республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков, аксубайлыларның номерлары жюри әгъзаларында да, тамашачыларда да соклану уятты, дип билгеләп үтте, – дип бүлеште район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова. – Шулай ук безнең артистларның сәхнәдә үзләрен чын осталарча тотуларын ассызыклады, мондый матур костюмнарны күргәне булмавын яшермәде. Республика ветераннар оешмасы җитәкчесе «Балкыш»та чыгыш ясаган чуаш коллективлары чыгышларына соклануын белдерде, руслар һәм татарлар арасында чуашларның үз мәдәниятләрен бөртекләп саклауларын күреп алган ул. Нина Волкова, Леонид Воркунов һәм бүтән башкаручылар булганда – милләт яшәячәк, дип билгеләп үтте. Хәбир Газиз улы барлык катнашучыларга да сәламәтлек һәм яңа уңышлар теләде.
Алда – республика туры. Артистлар Казан сәхнәсендә чыгыш ясауларын дулкынланып көтәләр.
Фото «Настроение» хореография ансамбле архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев