Аксубай ветеран-чик сакчылары берләшмә мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай ветеран-чик сакчылары берләшмә мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Чик сакчылары ветераннары берләшмәсе елның йомгаклау җыелышын үткәрде.

Чара Иске Ильдеряк авыл җирлегендә үтте. Җыелыш эшендә шулай ук башка төр гаскәрләрдән чакырылган затлар да катнашты. Ветераннар төркемнәрендә иҗтимагый эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Җыелышта катнашучылар советның бер ел дәвамында башкарган эшләре турындагы хисап белән таныштылар, оештыру мәсьәләләрен күтәрделәр, киләсе елга бурычлар билгеләделәр. Чик сакчылары ветераннары советының яңа составы сайланды.

Василий Пайдаркин җитәкчелегендә төзелгән Иске Ильдеряк авыл җирлегенең чик сакчылары альбомын тәкъдир итү зур тәэсирләр калдырды. Бу альбом белән теләгән барлык кеше таныша ала, ул Иске Ильдеряк авылы музеенда сакланачак.


Нет комментариев