Татарстан Республикасы территориясендә кешеләрнең урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары белән керүне чикләү чарасы дәвам итә.
Бу чикләү Аксубай урманчылыгында да дәвам итә. Гражданнарга шуны истә тотарга кирәк: урманнарның иминлеге үзебездән тора. Россия территориясендә урманнарның ничек януы, шул рәвешле әйләнә-тирә табигатькә зыян килүе турындагы сюжетлар һәркемгә таныш. Безнең урманнарда моңа юл куярга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәргә һәм янгын чыгуын күргән очракта, шунда ук аны сүндерү буенча чаралар күрергә яисә 8 800 100 94 00 бердәм диспетчерлык хезмәте телефонына яисә 8 (843 44) 2-73-53 номеры буенча Аксубай урманчылыгының урман бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.
Коры һава торышында теләсә нинди очкын урманда зур янгын сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Фактлардан күренгәнчә, янгыннарның күбесе кеше гаебе белән килеп чыга.
Шуны да искәртергә кирәк, янгынга каршы режимны бозган өчен штраф рәвешендә административ җәза каралган.
Нет комментариев