Аксубай урманнарын янгыннардан саклау өчен
Аксубай районы урманнарында янгын чыгу куркынычы саклана. Моңа коры, җилле һава торышы да ярдәм итә.
Аксубай урманчылыгының дәүләт урман сагы инспекторлары урманнарда янгыннарны булдырмау буенча профилактик эш алып баралар. Бу - ял итүчеләр еш йөри торган территорияләрдә янгын часте вәкилләре белән бергә патрульлек итү, урман массивларына якын-тирә авылларда яшәүчеләр белән аңлату әңгәмәләре алып бару.
Участок урманчылыклары хезмәткәрләре, урман мастерлары янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсен ныклы контрольдә тоталар. Әмма урманнарны янгыннардан саклау өчен бу чаралар гына аз.
Монда халык, авыл халкының катнашуы мөһим. Күп нәрсә аларның игътибарлылыгына, әйләнә-тирә мохит язмышы өчен җаваплылыгына бәйле. Урманнарыбызда иминлек хөкем сөрсен, агачлар яшелләнсен, кошлар өздереп сайрасын өчен, табигать сөючеләргә берничә гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
Ә нәкъ менә урманда ут якмаска, җиргә янган тәмәке, шырпы ташламаска. Янгын чыгуын күреп алганда, шунда ук бу хакта урман сагы хезмәткәрләренә, җаваплы кешеләргә хәбәр итәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев