Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманнарын инспекторлар саклый

Яңа ел алды көннәрендә республикада «Чыршы» оператив-профилактик операциясе уза. Ул 31декабрьгә кадәр дәвам итә.

Декабрьнең икенче декадасыннан урман хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Ылыслы агачларны канунсыз кисүгә юл куймас өчен, яңа ел алды көннәрендә дәүләт урман инспекторлары кайбер чараларны күрделәр. Аерым алганда, барлык участок урманчылыкларында да ылыслы урманнар янында стационар сак постлары урнаштырылган. Анда урманчылык хезмәткәрләре кизү тора. Алар ылыслы яшь үсентеләрне кешеләрнең зыян салуыннан саклыйлар.

Аксубай урманчылыгында полиция һәм урманчылык хезмәткәрләреннән торган мобиль патруль төркем эшли.

Искәртеп үтәбез, урман утыртмаларын канунсыз кискән, казып чыгарган яисә үсентеләргә зыян салган өчен гражданнарга - 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салына. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат, киселгән агачның токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев