Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгында урманнар территорияләрен сөрәләр

Район урманнарында янгын куркынычы сезоны башланды.

Җәйге чорда иң мөһиме – урманнарның януына юл куймау. Моның өчен Аксубай урманчылыгында профилактик чаралар комплексы күрелә. Шул исәптән – минераллаштырылган полосаларны сөрү. 

Бу эшләр өч участок урманчылыгында башланды инде. Урманнар кырлар, коры үлән булган участоклар белән чиктәш урыннарда 1,4 метр киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар сөрелә. 

Шуның аркасында янгын чыгу ихтималы булган очракта, ут урманнарга күчә алмый. Һәр участок урманчылыгында да агрополосаларны сөрүгә җитди карыйлар.

 

Фото: архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев