Туган якны өйрәнүче Владимир Чураков Аксубай урманчылыгына Петр чорындагы Кораб урманнары картасын бүләк итте.
Безнең районда туып үскән Владимир Чураков туган якның үткәненә карата зур кызыксыну белдерә. Ул дәүләт архивларына йөри, документларны өйрәнә, безнең район өчен тарихи кыйммәткә ия булган материалларны беркайчан да игътибарсыз калдырмый.
Туган якны өйрәнүченең төрле тармаклар, юнәлешләр, шул исәптән кораб урманнары буенча карталары, схемалары пәйда булган. Тарихтан билгеле булганча, безнең яклардан имәннәрне Россия флоты өчен кораблар төзүгә чыгарганнар. Чабаксар участок урманчылыгының бүгенге катнаш урманнары урынында, усак күп булган җирдә, ул елларда имәнлекләр шаулап утырган.
Аксубай урманчылыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухинга бирелгән карта 1854 ел дип билгеләнгән. «Иске Савруш Кораб урманнары планы» безнең төбәкнең үткәне турындагы уникаль мәгълүматны үз эченә ала. Туган якны өйрәнүче 17нче гасыр уртасында Саврушка елгасы янәшәсендә урнашкан урман массивлары, торак пунктлар территорияләренең тагын берничә картасын бүләк итте.
Нет комментариев