Аксубай урманчылыгы участогында тулы тәртип урнаштырдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылыгы участогында тулы тәртип урнаштырдылар

Бүген «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясендә катнашучылар Аксубай участок урманчылыгы территориясендә – Аксубай – Иске Ибрай автомобиль юлы янында тәртип урнаштырдылар.

Бу нефть чыгару предприятиесенә янәшә урнашкан урман участогы юлчылар арасында популяр.

Юлчылар урман янында еш кына автомобильләрен туктатып, агач беседкада ял итеп китәләр. Ләкин барлык ял итүчеләр дә үзләрен лаеклы тотмыйлар. Нәтиҗәдә, урман периметры буенча пластик савытлар, көнкүреш чүп-чары аунап ята. Аксубай участок урманчылыгы коллективы биредә экология акциясе кысаларында нефть табу предприятиесе вәкилләре белән тәртип урнаштырырга тәкъдим итте. Нефтьчеләр дә, үз чиратында, коллектив җитәкчесе белән бергә җыештыру өмәсенә әзерлек белән чыктылар. Барлык катнашучылар да жилетлар киеп, эшкә керештеләр. Урманчылар һәм нефтьчеләр бурычны уңышлы башкардылар – җыелган чүп-чарны полигонга илтеп бушату өчен, полиэтилен пакетларга тутырдылар.

– Аксубай участок урманчылыгы һәм нефть кампаниясе хезмәткәрләре башкарган бөтен эш әлеге җирлектә экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте урманчы-лесничий Аксубай урманчылыгы җитәкчесе Андрей Ильмухин. – Моннан соң, нәтиҗәне күреп, кешеләр тәртипне сакларлар, табигатьне пычратмаслар дип өметләнәбез.

Урман хезмәткәрләренең бурычы киң кырлы киде – күп еллар элек урнаштырылган ял итү урыны – беседканың буяулары төссезләнгән, искергән. Шулай ук табигатькә сакчыл карарга чакырган аншлагларның да буявы уңган, аларга керү юлларын яшь агач үсентеләре каплап алган. Тулысынча чистарту таләп ителде – урманчылык хезмәткәрләре балталар, бензопычкы һәм чалгылар белән коралланып, территорияне тиешле торышка китерделәр.

 


Нет комментариев