Аксубай урманчылары утырту сезонына әзерләнә
Бу кышкы көннәрдә урман хезмәткәрләре алда торган урман үстерү буенча эшләр башланган язгы чорны кайгырталар.
Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре язгы чорга әзерләнә – агач орлыклары җыя. Нәкъ менә шушы көннәрдә Чабаксар, Аксубай һәм Ибрай участок урманчылыкларында юкә орлыгы җыялар. Һәр участок урманчылыгына әзерләү планы – 5әр килограмм.
Урманчылар орлык җыюда нинди алым кулланалар – бу алар эше. Берәүләр кар өстенә агачтан орлыкны коеп төшерә һәм җыя, икенчеләре орлыкны көчле җилдән соң җыюны өстен күрә, өченчеләре бөтенләй башкача эшли. Язын бу орлыкларны питомникларда чәчәчәкләр. Юкә үсентеләре гомуми күләмдә 150-160 квадрат метр мәйдан биләячәк. Бераз үскәч, аларны урман участокларында, авыл территорияләрендә, яшелләндерү өчен утыртачаклар.
Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев