Аксубай урманчылары карны каралтып, язны якынайталар
Соңгы яңалыклар

Аксубай урманчылары карны каралтып, язны якынайталар

Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре питомниклар территорияләрендә карга көл сиптеләр.

Быелгы кыш карлы булды. Басуларда да, урманда да кар катламы метр ярымга җитте. Ул бик акрын эри, бигрәк тә урман участокларында. Бик тиздән агачлар утырту эшләре башланачак. Бу вакытка кадәр үсентеләрне әзерләргә кирәк, ә алар – калын кар катламы астында. Урманчылар язны үз куллары белән якынайталар, алар кар тизрәк эресен өчен, питомникларда участокларга көл сибәләр. Бу процедура чәчүлекләрне төрле авырулар йоктыру куркынычын киметә, шулай ук язгы кояш нурларының зыян салуын булдырмый кала: сибелгән көл кояш нурлары чагылышын киметә. Болай эшләгәндә үсентеләр участокларында кар ике атнага алданрак эри.

– Быел дәүләт урман фонды территориясендә 26 гектардан артык мәйданда яңа үсентеләр булдыру ниятләнә, – дип аңлатма бирде Аксубай урманчылыгы җитәкче баш лесничие Андрей Ильмухин. – Бу нарат, чыршы, имән, каен һәм башка төр агачлар. Участок урманчылыгының барлык питомникларында үсентеләр участокларында карны каралту эшләре башкарылган.


Нет комментариев