Иске Тимошкино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучылары Татьяна Бульбова, Елена Кожеманова һәм Беловка авыл мәдәният йорты директоры Тамара Андреева Чуаш Республикасы Язучылар берлегеннән Рәхмәт хатлары алдылар.
ЧР Профессиональ язучылар берлеге рәисе Лидия Филиппова бүләкләрне Беловкада яшәүчеләргә чуаш мәдәниятен һәм йолаларын популярлаштырган өчен рәхмәт сүзләре белән тапшырды.
Бүләкләргә ия булучыларның һәркайсы – үз эшенең остасы. Татьяна Бульбова һәм Елена Кожеманова, түбән сыйныф укучылары белән эшләп, үз тәрбияләнүчеләрендә туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт, милли гореф-гадәтләргә карата кызыксыну тәрбиялиләр. Алар авылның иҗтимагый тормышында актив катнашалар. Тамара Андреева – районда үзешчән сәнгатьне берләштерүче танылган музыка белгече, аның иҗаты милли мәдәнияткә, җыларга, борынгы йолаларга юнәлтелгән.
Нет комментариев