Мәктәп укучыларының технология буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
3нче Аксубай мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Филипп Сетров җиңүче булды. Олимпиада өч турда узды. Беренче теоретик турда катнашучылар “Технология” буенча белем бирү өлкәсендә төрле темаларга тестлар һәм иҗади биремнәрне үтәделәр. Икенче турда исә төрле яклап практик әзерлеккә игътибар бирделәр. Өченче тур кысаларында алдан әзерләнгән проектларны тәкъдир итү һәм яклау булды.
Технология укытучысы Юрий Макаров җитәкчелегендә Филипп бөтен этапларны да уңышлы үтте һәм җиңүче булды. Филиппны һәм аның остазы Юрий Макаровны җиңү белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Нет комментариев