Аксубай укучысы – республика олимпиадасы призеры
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы – республика олимпиадасы призеры

Шушы көннәрдә 2020 елда эшмәкәрлек, финанс һәм кулланучылар белеме буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр.

В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе укучысы Кирилл Соловьев Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сертификаты һәм призер дипломы белән бүләкләнде.

Олимпиада ике этапта узды – читтән торып 5 октябрьдән 23 ноябрьгә кадәр барды. Аңа сайлап алу онлайн-тестлары, олимпиада онлайн тестлары, кейсларны чишү һәм бизнесны башлап җибәрү этаплары буенча биремнәрне үтәү керде.

Турыдан-туры этап 6 декабрьдә узды һәм тәкъдим ителгән юнәлеш буенча идея һәм бизнес-модельләр эшләүне үз эченә алды. Ул 4 сәгать дәвам итте – башта В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты презентация белән чыгыш ясады, калган вакытта катнашучылар олимпиада яздылар.

Якташыбыз Асия Витальевна Тимирясова җитәкчелегендә Казан инновацион университетының оештыручы булып катнашуы икеләтә күңелле.

Олимпиада «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проекты һәм ТРда «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырылды.

 

Фото: Кирилл Соловьевның шәхси архивыннан.


Нет комментариев