Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы «Петров укулары» фәнни-гамәли конференция призеры булды

В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Алинә Галиуллина «Петров укулары» фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Ул үзенең «Йолдыз – медузаларны коткаручы» дип аталган иҗади эшен (әкият) яклады һәм 5-11 сыйныфлар арасында «Иҗади-эстетик» секциядә 2 урынны яулады.

«Петров укулары» конференциясенең төп максаты – укучыларны заманча фәннең актуаль проблемаларына, тикшеренү эшчәнлеген һәм фәнни күзаллау элементларын үстерү процессына җәлеп итү. Икенче, читтән торып үткәрелгән этапта Татарстан районнарыннан һәм Казанның белем бирү оешмаларыннан 1-11 сыйныфларда белем алучы 200 укучы катнашкан.

Алинәне һәм аның остазы Әлфирә Галиеваны җиңү белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади эшчәнлектә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев