Аксубай укучысы икенче ел рәттән беренче китап укучы булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучысы икенче ел рәттән беренче китап укучы булды

Өченче мәктәптән өченче сыйныф укучысы Самат Заһретдинов быел да балалар китапханәсенә беренче булып китап алырга килде һәм китапханәнең махсус призына лаек булды.

Аксубай балалар китапханәсендә яңа 2022 елда беренче эш көне – 3 гыйнварда беренче булып китап алырга килгән баланы хөрмәтләү планлаштырылган иде. 

Нәкъ 9.00 сәгатьтә балалар китапханәсенә беренче китап укучы – 3нче Аксубай урта мәктәбенең 3нче сыйныф укучысы Самат Заһретдинов килде. Самат икенче ел рәттән яңа елда беренче китап укучы булды. Бу юлы ул китапханәгә әнисе белән килде. Аңа яңа ел бүләге бирелде. 

Самат мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый, китаплар укырга ярата.


Нет комментариев