Сәфәр Моратшин яшьләр сәясәте өлкәсендә активлык күрсәтте һәм чираттагы тапкыр җиңү яулады.

Фото: ТР Яшьләр эшләре министрлыгыннан
Казанда «Ел лидеры-2021» балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре һәм лидерларының XIX Республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү булды. Безнең районны активист, 3 нче Аксубай мәктәбе укучысы Сәфәр Моратшин тәкъдим итте.
Ул республика бәйгесендә беренче генә тапкыр катнашмый һәм бу юлы да уңышка иреште. Сынаулар, элекке еллардагы кебек, үзгәрешсез калды – үз-үзеңне тәкъдир итү, видеоэссе, социаль проектны яклау, шулай ук дәүләт яшьләр сәясәтен белүгә тест.
Сәфәр бәйге биремнәрен уңышлы үтәде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча ул бәйге лауреаты булды.

Фото: шәхси архивтан.
Нет комментариев