Аксубай укучылары урманчылар белән очраштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары урманчылар белән очраштылар

21 мартта районда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелде.

Әлеге көн кысаларында участок урманчылыгы территорияләрендә урнашкан барлык мәктәпләрдә дә урман хезмәткәрләре белән тематик дәресләр узды.

Барлык өч участок урманчылыгы лесничийлары да мәктәп укчылары белән очраштылар. Айрат Җамалиев Иске Ибрай, Яңа Ибрай урта мәктәпләрендә әңгәмәләр үткәрде. Сергей Мартынов Яңа Тимошкино, Иске Тимошкино, Яңа Аксубай белем бирү учреждениеләрендә булды. Алексей Данилов Иске Савруш, Савгач, Иске Ильдеряк мәктәпләренә килде. Урамнчылар белән очрашу 2нче Аксубай мәктәбендә дә булды – балалар янына кунакка Аксубай урманчылыгы белгечләре Дина Макарова һәм Роман Краснов килделәр.

Мәктәпләрдә экологик дәресләрнең темасы – туган төбәк табигатен ничек саклау. Урман хезмәткәрләре урманның табигатьтә һәм кешеләр тормышында әһәмияте турында сөйләделәр. Урманчы һөнәре турында да сүз барды. Балалар урман хуҗалыгы белгечлегенә кайсы белем бирү учреждениеләрендә укып булуы һәм аның нинди бурычларны хәл итүе белән кызыксындылар. Тыңлаучылар чыгыш ясаучыларга аларның турыдан-туры хезмәтләренә, проблемаларга һәм уңышларга бәйле күп кенә сораулар бирделәр.

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.


Нет комментариев