Аксубай укучылары «Укучының мәдәни көндәлеге» республика конкурсында җиңү яулады
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары «Укучының мәдәни көндәлеге» республика конкурсында җиңү яулады

Проект 2014 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән гамәлгә ашырыла.

«Укучының мәдәни көндәлеге» конкурсында 200 меңнән артык бала катнашты. Аксубай районы белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныф укучылары да проектка кушылды.

Проект кысаларында конкурс мәктәп укучылары һәм ата-аналар арасында өч номинация буенча узды. «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проектында республиканың 40 башлангыч сыйныф укучысы, шул исәптән безнең районнан дүрт бала җиңүче булды. Болар – 2нче Аксубай мәктәбенең 1 сыйныф укучысы һәм 4 сыйныф укучысы – Елена Латыйпова һәм Дмитрий Мельников, Кәкре Күл мәктәбенең 2 сыйныф укучысы – Ксения Чубурова, Иске Ильдеряк мәктәбенең 3 сыйныф укучысы – Милена Васюткина. «Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә Анна Мельникова җиңүче булды.

Республика конкурсында җиңүчеләрне «Әкият» балалар үзәгендә бүләкләделәр. Тантаналы чарада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты.

Проект ярдәмендә республикада массакүләм махсуслаштырылган балалар социаль челтәре булдырылды. Анда башлангыч сыйныф укучылары үзләренең театрларга, музейларга, китапханәләргә, мәдәни-массакүләм чараларга йөрүләрен билгеләп үтәләр һәм сәяхәтләренең нәтиҗәләре белән алмашалар.

 

Фото: Алена Муртазинаның шәхси архивыннан


Нет комментариев