Аксубай укучылары төгәл ату күнекмәләрен күрсәттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары төгәл ату күнекмәләрен күрсәттеләр

В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә оборона-массакүләм эшләр айлыгы кысаларында Героя Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призына пневматик винтовкадан ату буенча район сайлап алу ярышлары узды.

Ярышларда башлангыч хәрби әзерлек буенча иң яхшы балларга ия булган , корал белән эш итә һәм төгәл ата белгән укучылар катнашты. Ату буенча ярышларны оештыручы  – ДОССАФның Аксубай оешмасы.

Көннең иң яхшы нәтиҗәләрен  Ленар Гөбәйдуллин, Кирилл Борисов һәм Амир Мясников  күрсәтте. Бу егетләр алга таба республика ярышларының финалында катнашу өчен сайлап алынды.

 

Фото: ДОСААФ район оешмасы архивыннан


Нет комментариев