Аксубай үзәк китапханәсендә «Ныклы армия державасы» дип аталган патриотик сәгать уздырылды.
Чарада Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе укучылары катнашты. Бу көнне балалар Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең тарихы һәм бүгенгесе турында бик күпне белделәр.
Патриотик сәгать вакытында балаларга бәйрәмнең данлы тарихы, ни өчен аның нәкъ менә 23 февральдә билгеләп үтелүе турында сөйләделәр. Китапханәчеләр яшь китап укучылар игътибарына дәүләтебезнең героик сәхифәләренә багышланган «Ватанның тугры уллары» дигән слайд-презентация тәкъдим иттеләр. Балалар күренекле полководецлар, флот адмираллары тормышы һәм батырлыклары белән кызыксынып таныштылар, шулай ук Россия тарихы барышын үзгәрткән тарихи вакыйгалар бөек кешеләр турында мәгълүматлар алдылар.
«Ватан сагында торучы солдат», «Солдат мәктәбе», «Солдат сере», «Солдат булып Ватанга хезмәт итәргә» дигән китаплар күргәзмәләрендәге әсәрләр белән кызыксынып таныштылар, әлеге китапларның авторлары турында белделәр.
Патриотик сәгать кысаларында шулай ук хәрби авторларның әдәби иҗаты турында тематик әңгәмә үткәрелде.
Фото: үзәк китапханә архивыннан.
Нет комментариев