Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары республика мәдәни-белем бирү бәйгесендә җиңүчеләр булдылар

Район үзәгенең 2 нче мәктәбе укучылары – Елена Латыйпова һәм Ралина Мәрдиева, Кәкре Күл мәктәбе укучылары – Ксения Чубурова һәм Станислав Коннов «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңү яуладылар.

Беренче сыйныф укучысы Ралина бәйгедә беренче тапкыр катнашкан. Әмма инде яхшы нәтиҗә күрсәтергә дә өлгергән. Кыз акрынлап туган якны танып белә, аның тарихы белән кызыксына.

Аксубай 2 нче урта мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Елена Латыйпова бәйгедә икенче ел рәттән иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Кызының тырышлыгы белән әнисе Алена Муртазина да горурлана. Ул һәрчак үз баласына ярдәм итә. Моннан тыш, Алена Муртазина ТР Укучыларының мәдәни көндәлеге ата-аналар комитеты әгъзасы да. Оештыручылар исеменнән аңа «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында эшләп килүче Республика мәдәни-белем бирү порталы тормышында актив катнашканы өчен рәхмәт белдерелгән.

Кәкре Күл мәктәбенең өченче сыйныф укучылары Ксения Чубурова һәм Станислав Коннов проектның активистлары булып торалар. Бәйге ярдәмендә алар бик күп истәлекле урыннарны өйрәнгәннәр, туган төбәк турында төрле кызыклы тарихлар беләләр.

Балалар бу уку елы дәвамында мәдәни көндәлектә сәяхәтләрен билгеләп барганнар, РФ мәдәни көндәлек порталында сәяхәт нәтиҗәләре белән уртаклашканнар. Бәйге нәтиҗәләре буенча аларның көндәлекләре сайлап алынган һәм укучыларны «Әкият» балалар үзәгенә чакырганнар. Курчак театрында активистларга «Чудо для Маши» исемле балалар спектакле күрсәтелгән һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган. Балалар аннан бик күп уңай тәэсирләр белән кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев