Аксубай укучылары район бәйгесендә үз талантларын күрсәттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары район бәйгесендә үз талантларын күрсәттеләр

Ике көн дәвамында Аксубай районында «Разноцветные потешки» балалар фольклор коллективларының фестиваль-бәйгесе узды.

Яшь сәхнә яратучыларның район ярышлары «Троицкие хороводы» рус фольклоры республика бәйрәме кысаларында узды. Бу якты балалар иҗаты бәйрәмендә 19 фольклор коллективы – район мәктәпләреннән 200гә якын укучы катнашты.

Яшь артистлар репертуарында – халык җырлары, уеннары, шаян күренешләр, биюләр, фольклор композицияләре, милли йолалар. Балаларны сәхнә иҗатына мәдәният учаклары хезмәткәрләре өйрәтте. Күп кенә коллективларның чыгыш ясау тәҗрибәләре бар – алар үз талантларын район, республика смотрларында һәм бәйгеләрдә күрсәттеләр.

Һәр чыгыш аерым игътибарга лаек. Жюри иң яхшы номерларны фольклор бәйрәменең республика этабында катнашу өчен сайлап алачак.


Нет комментариев