Аксубай укучылары кызыклы фильм карый һәм яңа ел битлекләрен ясарга өйрәнәчәк 
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары кызыклы фильм карый һәм яңа ел битлекләрен ясарга өйрәнәчәк 

Каникуллар вакытында Аксубай мәктәпләре укучыларына күңелсезләнергә туры килми.

Көн саен аларны төрле мәйданчыкларда кызыклы чаралар көтә. 8 гыйнвар көнне дә алар өчен мавыктыргыч чаралар оештырылачак. 

11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр балалар өчен Аксубай район мәдәният йортында «Киноканикуллар» проекты кысаларында «Домовой» фильмын күрсәтеләчәк. Шул ук көнне Аксубай туган як тарихын өйрәнү музеенда, Хәсән Туфан музей-йортында һәм Газиз Кашапов музеенда «Яңа ел битлеге» ясау буенча мастер-класслар узачак. Килүчеләрне бал маскарадка битлекләр ясарга һәм аларны бизәргә өйрәтәчәкләр. Бармый калмагыз, бик мавыктыргыч булачак. 

Фото: Аксубай туган якны өйрәнү музее архивыннан.


Нет комментариев