Аксубай укучылары коррупциягә һәм террорчылыкка каршы юнәлештәге квестта катнаштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары коррупциягә һәм террорчылыкка каршы юнәлештәге квестта катнаштылар

Аксубайның өч мәктәбендә дә өлкән сыйныф укучылары белән «Коррупциягә - юк» интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде.

Командалар ике раундтан торган «Үз уен»да уйнадылар. Һәр раунд 4 теманы үз эченә ала, аларның һәркайсы 5 сораудан тора (дөрес җавап өчен 10нан 50гә кадәр балл җыярга мөмкин).

Укучылар биремнәрне кызыксынып үтәделәр һәм сорауларга җавап бирделәр.

Чара башланганчы балалар игътибарына коррупциянең нәрсә икәнлеген һәм нинди җәмгыятьтә яшәвебез безнең һәркайсыбызга бәйле булуы турында мәгълүмат җиткерделәр. Шулай ук балаларга интернет куркынычсызлыгы, экстремизм һәм терроризм, үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Интернет-куркынычсызлык буенча белешмәлекләр тараттылар.

Үткәрелгән квест-уен нәтиҗәләре буенча катнашучылар грамоталар һәм призлар белән бүләкләнделәр.

– Мондый уеннар игътибарны коррупция, аңа каршы көрәш мөмкинлекләре һәм бу авыруның безнең җәмгыятькә нинди зыян салу проблемаларына юнәлтә, – дип билгеләп үтте район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова.

 

Фото: Эльмира Крайнованың шәхси архивыннан.


Нет комментариев