Аксубай районы мәшгульлек үзәге укучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр үткәрә.
Нинди һөнәр сайларга? Һәр чыгарылыш сыйныф укучысы алдында шундый сорау туа. Әлбәттә инде, сайлау бик җитди һәм уйланып эшләнергә, дәгъвачы мәнфәгатьләренә, аның сәләте һәм мөмкинлекләренә җавап бирергә тиеш.
«Аксубай районы эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе укучыларга һөнәри юнәлештә ярдәм итә. Мәшгульлек үзәге белгече район мәктәпләрендә була, укучылар белән һөнәри яраклашу буенча дәресләр, һөнәр сайлауга әзерлек буенча тестлар үткәрә. Эшкә урнаштыру өлкәсе белгече буларак, теге яки бу һөнәрнең үзенчәлекләрен ачарга булыша. Һөнәри юнәлеш бирү дәресләрендә Аксубай районы мәктәпләренең 200 дән артык укучысы катнаша.
Фото: редакция архивыннан.
Нет комментариев