Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары халык һөнәрчелеге белән кызыксыналар

Аксубай балалар китапханәсендә «Халык сәнгате көне» акциясе узды.

Балаларны сәнгать иҗатының иң кызыклы юнәлешләренең берсе – халык һөнәрләре белән таныштырдылар.

Балалар халык һөнәрчелеге предметлары белән таныш – аларны аш бүлмәләрендә, күргәзмәләрдә күрергә мөмкин, алар кибетләрнең барлык бүлекләрендә дә сатыла. Әмма килүчеләр әлеге предметларның ни рәвешле барлыкка килүен белмиләр. Ә бу – тулы бер тарих. Акция халык сәнгате өлкәсендә яңа белемнәр ачты. Балалар бизәкләрне кызыксынып карадылар, китапханәче җитәкчелегендә үзләренә ошаган бизәкләрне төшерделәр.

Китапханәдә әлеге тематикага багышланган махсус әдәбият бар. Балаларга өйдә уку өчен алырга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев